Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кичәге коточкыч һәлакәт: 3 кешенең гомере өзелгән [+фото, видео]

Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәи 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак булган, дип...

Татарстанда М-7 трассасының Биектау районы биләмәсенә туры килгән урында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Һәлакәт хакында коткару хезмәтенә 112 телефоны аша 16:30 сәгатьтә хәбәр ителә. Трассаның 820 нче чакрымында DAF йөк машинасы (фура) һәи 14 нче модель "Лада" автомобиле бәрелешкән. Һәлакәт аркасында җиңел машина йөртүчесе һәм ике пассажиры һәлак булган, дип яза "Татар-информ". Урында коткару хезмәте эшләгән. Сытылган машина эченнән үлгән кешеләрне махсус җайланмалар ярдәмендә генә чыгара алганнар.

Хак булса, һәлак булучылар Сабаның Шәмәрдән якларыннан, диелә социаль челтәрләрдә.

Кайгы килгән гаиләләрнең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев