Киләсе атнага синоптиклар +17 градуска кадәр җылы вәгъдә итә
Иртәгә, 3 апрельдә, Татарстанда температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Бу хакта Татарстанның Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көн алмашынучан болытлы булачак. Сизелерлек явым-төшем ихтималы аз. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, җил көнчыгыш һәм көньяк-көнчыгыштан исә, аның тизлеге секундка 5-10 метр була.
Төбәк буенча һава температурасы төнлә -1..+4 градус (Казанда +1..+3 градус) тәшкил итә. Көндез Татарстанда +12, +17 градуска кадәр җылыта (республика башкаласында +13..+15 градуска кадәр).
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, сишәмбе һәм чәршәмбе, 4 һәм 5 апрельдә Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана. Татарстан Гидрометеорология үзәге апрель аенда төбәк буенча һава температурасы климат нормасыннан бер градуска югарырак булачагын фаразлый.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-basynda-tatarstanda-17-graduska-kadar-ylytyr-dip-farazlana-5869141
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев