Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Киләсе елга фатир бәяләре артырмы?

Икътисадый кризис аркасында инде икенче ел рәттән фатир бәяләре төште.

Кайбер фатирларга бәяләр хәтта 30-50 % ка ук төшкән, ди белгечләр.

Әмма кризис аркасында бик күп оешмалар төзелештән китәргә мәҗбүр булган. Шуңа да бәяләр әллә ни кинәт артмас, ди алар. Бары тик төзелеш материалларына бәя арту сәбәпле 1-2 % өстәлергә мөмкин.

Фатирларга бәя арту турында сүз чыккач, экспертлар шуны да искәртә: өлешләп төзү өлкәсендә яңа закон кабул ителгәч, хәзер акчаларны төзелеш оешмалары фатирны тулысы белән төзеп бетергәч кенә халыктан алырга тиеш була. Шуңа да үз процентларын югалтмас өчен төзүчеләр фатирга бәяләрне күтәрәчәк.

Ипотека процентларына килгәндә, 2017 елның апрель-маенда банклар аны хәтта 8-10% ка кадәр төшерергә мөмкин.

almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев