Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Күрше-тирәдән савыт-саба җыеп, өстәл корып утыз пар – алтмыш кешелек туй үткәрдек"

Күп гәҗитләрне ачып карасаң бу ир һәм хатыннар гел сүзләшеп, талашып кына яши диярсең.

Киленнәр китә, кияүләр ялкау, ирләр эчә, хатыннар усал. Бал корты белән тирес чебене дә сүзгә килгән ди бит. Бал корты чәчәктән чәчәккә кунып йөреп гел матурлык кына күрә икән тормыштан. Ә тирес чебене гел тизәк арасында кайнашкач, гел начарлык күрә ди. Шулар кебек, менә миңа бер дә очрамый начар кешеләр. Әле бу көннәрдә гөрләтеп авылга килен төшердек. Безнеке кебек кечкенә авылга килен төшерү бик зур вакыйга. Хәлимә белән Миңнебай хәлле гаиләдән булса да, ресторан, кафеларда купшы туйлар ясамады. Үзебезчә, авылча, элеккеге матур гадәт буенча өйдә туй уздырдылар. Авылыбызда аш-су остасы Мәрзия бар. Төп пешекче, табынны бизәргә өйрәтүче шул булды. Күрше-тирәдән савыт-саба җыеп, өстәл корып утыз пар - алтмыш кешелек туй үткәрдек бөтен авылыбыз белән. Бөтенебез дисәк тә ялгыш булмас. Хәтта авылның айнымас Хәйригә кадәр үз өлешен кертте. Авыл башындагы күпергә чыгып, килен утырган машинаны "тотты". Без дә шулай тотты дип сөйләшәләр инде. Бер яктан бер якка юлны бүлеп җеп яки бау сузып куялар да, кияү акча түләмичә, йә берәр һөнәрен күрсәтмичә чыга алмый. Хәйри комсызланмаган, аракы да сорамады, кияү егете Айдарга киленне күтәреп биергә генә кушты. Киленгә дә сынау әзерләгән. Килен авыл янәшәсендәге чишмәдән су алып кайтты. Киленебез авылыбыз кешеләренә ошап килә ахрысы диештек. Су ташытасыз, күлмәгем пычрана диеп турсаймады да, ялт итеп кенә күтәрде дә керде.

Кичен авылның яше-карты туй уза торган капка төбенә җыелды. Туйдагылар гына түгел, авыл кешеләре дә җыр-биюләргә кушылып күңел ачты. Бу нәселгә катнашы булмаса да, югары очтан Мирхәт абзый тальянын күтәреп төшкән. Авылыбызга ямь керде, яшьлекләремә кайткандай булдым. Менә сезгә миннән бер истәлек, бүләк булсын әле дип, бию көе уйнап барча халыкны тальянга биетте. Үзебез дә рәхмәтле булдык Гөлия белән Айдарга. Шарт-шорт китереп салют та аттырмадылар. Аның каравы авылны ямьгә күмеп, бәйрәм ясадылар. Инде тигезлектә яшәп, бәхетле сабыйлар үстерергә язсын үзләренә.

Фирая Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев