Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмара киез итек комбинаты җитәкчесе Шамил Әхмәтшин шәһәр зиратында җирләнде

Утыз елдан артык Кукмара киез итек комбинатын җитәкләгән Шамил Әхмәтшин белән саубуллашу бүген фабрика территориясендә үтте. Бу хакта "Хезмәт даны" газетасы баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева хәбәр итте. Шамил Әхмәтшинны соңгы юлга озатырга комбинат хезмәткәрләре, элек эшләүчеләр, район җитәкчеләре, ветераннар, дуслары, якыннары килде. Саубуллашу сүзләрен район башлыгы Сергей Димитриев, Конституцион...

Утыз елдан артык Кукмара киез итек комбинатын җитәкләгән Шамил Әхмәтшин белән саубуллашу бүген фабрика территориясендә үтте. Бу хакта "Хезмәт даны" газетасы баш мөхәррир урынбасары Лилия Нургалиева хәбәр итте.

Шамил Әхмәтшинны соңгы юлга озатырга комбинат хезмәткәрләре, элек эшләүчеләр, район җитәкчеләре, ветераннар, дуслары, якыннары килде.

Саубуллашу сүзләрен район башлыгы Сергей Димитриев, Конституцион суд рәисе, "Якташлар" җәмгыяте җитәкчесе Фәрхәт Хөснетдинов, Кукмара районының элекеге җитәкчесе Равил Рәхмәтуллин, "ТатВойлок" директоры Ринат Хөсәенов әйтте. Җеназага Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең сәламәтлекне саклау өлкәсендә күзәтү идарәсе җитәкчесе, Шамил Әхмәтшинның дусты Альберт Измайлов та килгән.

Шамил Әхмәтшин Кукмара зиратында, якыннары янәшәсендә җирләнде.

Искәртеп үтик, Кукмара киез итек комбинаты директоры Шамил Әхмәтшин предприятиедә 1988 елдан бирле җитәкче булып эшләде. Ул кичә, 3 июльдә, инфаркт кичереп, 63 яшендә вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев