Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!»

Бу көннәрдә күктә гаҗәеп тамашаны күзәтәбез. Ярымай астында якты йолдызчык җемелди. Нәкъ әкияттәгечә. Күпләр бу тамашаны фотога төшереп мессенджерлар аша да бүлешәләр.

Чынлыкта бу Чулпан йолдыз икән, ягъни Венера (халыкта Зөһрә йолдыз дип тә атыйлар)  Ул Кояшка җиргә караганда якынрак урнашкан. Планета һәр 224,7 көн саен кояшны тулысынча әйләнеп чыга. Венера кояшның ерак ягында булганда күренми, ләкин җиргә якынлашкан саен, ул яктырак “җемелди”. Венера безгә якынлашканда, аны кич белән күреп була, бездән ерагая барганда  – иртән. "Күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” дигән бит, шагыйрь дә. Сез дә бу табигать могҗизасын белән хозурланып  калырга ашыгыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев