Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күп балалы гаиләдәге балаларга югары уку йортына өстенлекле керү хокукы бирелергә мөмкин

Дәүләт Думасы депутатлары өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләрдәге балаларны югары уку йортларына кабул итүнең өстенлекле хокукын билгеләү турындагы закон проектын караячак. Аны Федерация Советы вице-спикеры Галина Карелова җитәкчелегендәге сенаторлар төркеме әзерләгән. Бу хакта документка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Сенаторлар «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Закон проекты кабул ителгән очракта, югары уку йортына укырга керү вакытында 18 яшькә җитмәгән күп балалы гаиләләрдәге балаларга өстенлекле кабул итү хокукы биреләчәк. Ул бакалавриатка да, специалитетка да кагылачак.

Абитуриентлар өчен керү сынауларын уңышлы узу шарты саклана. Балаларны югары уку йортларына кабул итү тәртибен РФ Министрлар Кабинеты билгеләячәк.

Әлеге законның ихтияҗын сенаторлар күп балалы гаиләләргә дәүләт тарафыннан махсус ярдәм һәм кайгырту кирәклеге белән аңлата. Төзәтмәләрнең үз көченә керү вакытын 2024 елның 1 гыйнварыннан билгеләргә тәкъдим ителә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/kup-balaly-gailadage-balalarga-yugary-uku-iortyna-ostenlekle-keru-xokuky-birelerga-momkin-5870319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев