Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Курилдагы татар кешесе: Элек кешеләрнең Япониягә эләгәсе килә иде, хәзер - юк

Рәшит Хәбибуллин әйтүенчә, Итурупта 300ләп татар кешесе яши.

Сахалин өлкәсендә Көньяк Курилда Шикотан утравы күршесендәге Итуруп утравында яшәүче Рәшит Хәбибуллин фикеренчә, халык элек Япониядә яшәргә теләсә, хәзер вәзгыять үзгәргән. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Аның әйтүенчә, 90 елларда кайберәүләрнең Япониягә эләгәсе килгән булса да, хәзер бөтенләй башка вакыт. “Беркемнең беркая китәсе килми. Кешеләр монда яши, эшли, инде ияләнгәннәр. Япония белән мөнәсәбәтләрдә ачыклык булмавы да сизелә, шуңа күрә халыкта хафалану бар”, - диде.

“Шикотан океанда, анда чик буе сагы, Курил утрауларында балык тотуны тулысынча контрольдә тоталар. Бу стратегик утрау турында ничек сүз алып бара алалар – аңлашылмый. Нәрсә телибез соң моннан? Киресенчә, бу теманы ябарга кирәк, ник кирәк кискенләштерү?! Ул иң ябык утрау, анда яхшы гына бухта һәм хәрби флот”, - ди Рәшит Хәбибуллин.

“Миңа калса, бу сәяси сорау. Дөнья сәясәте карашын Япониягә һәм Россиягә юнәлтү өчен, санкция белән дә бәйле. Япониянең бездән ерак түгел Хоккайдо утравында да халык аз. Алар җылырак климатта яши, аларга монда килү ник кирәк? Монда яшиселәре киләме әллә? Юк, килми!” – дип саный ул.

Рәшит Хәбибуллин Итурупта 1979 елдан бирле яши. Киров өлкәсеннән күченеп килгән, армиядә хезмәт иткәч, гаилә корып яшәп калган. Аның әйтүенчә, Итурупта якынча 200-300ләп татар яши. Хәрбиләрне дә кушып, барлыгы 8 меңләп халык исәпләнә. Сахалин татар оешмасы белән бергә дини бәйрәмнәрне оештыралар.

 

Фото: Рафис Сабирҗанов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев