Кышка әзер аш [+рецепт]
Яңалыклар

Кышка әзер аш [+рецепт]

Түбәндәгеләр кирәк булачак: 500 грамм кәбестә, 150шәр грамм кишер, суган, помидор, татлы борыч, бер аш кашыгы тоз, ярты аш кашыгы шикәр комы, 30 миллилитр сыек май, ярты стакан су, 25 миллилитр аш серкәсе, 4 тырнак сарымсак, 2 данә дәфнә яфрагы, яшел тәмләткечләр.

Барысын да турап, кишерне эре угычтан уып, тоз, шикәр комы, су, сыек май, дәфнә яфрагын салып, 20 минут томалап пешерәбез. Сарымсак белән тәмләткечләрне уттан алырга 5 минут кала салабыз. Аш серкәсе өстәп, яхшылап болгаткач, стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз. Яшелчәләр нык пешеп җитмичә, бераз кетердәп торырга тиеш.


http://www.kukmor-rt.ru/


Нет комментариев