Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлфия Авзалованың туган көне УНИКАЛЬ ФОТОЛАР

15 гыйнварда халкыбызның легендар җырчысы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Лауреаты Әлфия апа Авзалованың туган көне. Җырчы исән чакта Татар филармониясе ел саен аның туган көн концертларын уздыруны традициягә керткән иде.

Күз алдында әле – ул кичтә Татар филармониясе купшы, матур итеп киенгән, Әлфиясен күреп һәм кабат ишетеп илһамланырга теләгән татар зыялылары, затлы татар апалары, агайлары белән тулы була иде. Әлфия апаның очынган, канатланган, мәзәк хатирәләрен яңарткан, яңа җырларын яңгыраткан көн иде ул.

Китәләр... Күңелләрдә сагыш, моң калдырып бөекләр китә. Әлфия апаның арабыздан киткәненә дә елдан артык вакыт узды... Ә җыр кала, хәтер кала. Җыр белән хәтер – мәңгелек!

Татар филармониясенең музей архивы гаять бай. Ул көннән-көн тулылана, җырчылар, музыкантлар, биючеләр, сүз осталары үз архивларында сакланган истәлек фотоларын алып килеп тапшыра торалар. Әлфия апа Авзалова истәлегенә тәкъдим ителгән бу фотолар арасында әлегәчә сез беркайда да күрмәгәннәре дә бар.

1. Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров филармониянең кунак бүлмәсендә. 2014 елның 15 гыйнварында төшерелгән фото

2. Әлфия Авзалова, җырчы Алсу, Кәрим Габидуллин. 2009 ел


3. Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров. Концерт финалы. 2006 ел


4. Әлфия Авзалова, Хәнәви Шәйдуллин. 1978 елның19 феврале. Чаллы шәһәре. Энергетик мәдәният сараенда концерт алдыннан.


5. Әлфия Авзалованың концерт бригадасы.


6. Әлфия Афзалова, Кирам Сатиев. 2005 ел


7. Җырчы Зөһрә Шәрифуллина белән. 90 нчы елларда төшерелгән фото


8. Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова.


9. Кәрим Габидуллин, Әлфия Авзалова, Фәйзи Йосыпов


10. Рамил Курамшин белән сәхнәдә. 1979 ел.


11. Рамил Курамшин, Әлфия Авзалова, Гали Ильясов. 1979 ел.


12. Сулдан Николай Велижинский, Геннадий Кляузов, Әлфия Авзалова, Кәрим Габидуллин, Виталий Самойлов, Юрий Любезнов. 1972 ел.


13. Филармония директоры К.Н.Нуруллин һәм сәнгать җитәкчесе А.Ф.Фәйзрахманов Әлфия Авзалова белән. 2014 ел


14. Филармониянең Гоголь урамында урнашкан бинасында сәхнә ветераннары очрашуыннан соң. Китапханә бүлмәсендә. 1998 ел


15. Хәйдәр Сафин, Әлфия Авзалова, Ринат Сибгатуллин


16. Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова, Гөлшат Зәйнашева, Әлфия Авзалова, Заһид Хәбибуллин, Ирек Галимов. Уфа.1973 ел.

Фото: http://matbugat.ru

https://tatfil.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев