Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Максатыбыз – Шәмәрдәнне, шулай ук авылларны һәр яктан төзек һәм чиста итү»

Альмир ШӘЙХЕТДИНОВ, Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе директоры:

 

Хөрмәтле торак-ком­муналь хуҗалыгы хез­мәт­кәрләре! Сезне һө­­нәри бәйрәмебез уңа­еннан кайнар котлыйм. То­рак-коммуналь тар­магы Шәмәрдәннең тө­зек­­­леге, кешеләренең уңайлы   көнкүреше өчен  көн­­дәлек җавап би­рүче хезмәткәрләрне бер­ләш­тергән күпкырлы эш­чәнлек алып баручы предприятие булып тора.  Шушы  бурычны яхшы аңлаган бердәм коллектив көн дими, төн дими үз вазифасын башкара. Көндәлек эштән тыш, Яңа ел, Сабантуйлары булсынмы, башка массакүләм  чаралар үткәрелсенме – ял итү урыннарында бәй­рәмчә манзара тудыру да безгә йөкләнгән. Яз­гы кар  сулары  китереп  чыгарган  проблемалар да бездән  оператив хезмәт  сорый. Максатыбыз – Шәмәрдәнне, шулай ук  авылларны һәр яктан төзек һәм чиста итү. Һөнәри бәйрәмебез  уңаеннан кол­­лективка  яңадан- яңа уңышлар, һөнәри үсеш, ныклы сәламәтлек,  гаилә бәхете телим".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев