Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы продукциясенә минималь сатып алу бәяләре кирәклеген әйтте

Сүз сөткә минималь сатып алу бәяләре турында барды, шулай ук ул ашлыкка да булырга мөмкин.

Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясенең кайбер төрләренә минималь сатып алу бәяләре турында закон кабул итәргә кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Татарстанның Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары ассоциациясенең XIX съездында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы хәзерге вакытта җәмгыятьтә урбанизация процессының активлашуын искәртте. Ул авыл халкының, бигрәк тә яшьләрнең, шәһәргә ыргылуын, яңадан авылга әйләнеп кайтырга җыенмауларын әйтте.

Авыл хуҗалыгы продукциясе базарының тотрыксызлыгы проблемасы бар - түбән сатып алу бәяләре авылда кече хуҗалыкларны актив үстерергә мөмкинлек бирми. «Бүген безнең уңышлы эш өчен базарның тотрыклы булуы кирәк», - диде Марат Әхмәтов. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен сатып алу бәяләрен формалаштыру мәсьәләсе хәл ителмәвенә игътибар итте. Килеп туган вәзгыять аграрийларга тиешле керем белән продукция сатарга һәм керемнәрне арттырырга мөмкинлек бирми.

Шуңа бәйле рәвештә министр: «Авыл хуҗалыгы продукциясенең билгеле бер төрләренә минималь сатып алу бәяләре турында закон кирәк, күрәсең», - дип тәкъдим итте. Бәлки, ашлыкка да, һичшиксез, сөткә дә кирәк булыр, дип өстәде ул.

Татарстан Республикасы вице-премьеры фикеренчә, бу бик мөһим мәсьәлә. Чөнки терлекчелек, барыннан да элек сөт терлекчелеге авыл тормышын саклап калырга мөмкинлек бирә. «Бигрәк тә безнең Татарстан Республикасында, без елына 2 млн тоннага якын сөт җитештерәбез һәм шәхси хуҗалыкларда гына да 110 мең баштан артык савым сыер бар», – диде ул.

«Бернигә дә карамастан, без республикада фермерларның ышанычлы сыйныфын булдырдык - бу үзәк. Һәм күп кенә шәхси ярдәмче хуҗалыклар фермерларга таяна», – диде Марат Әхмәтов, бу бик яхшы һәм киләчәктә мондый эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерергә генә кирәк, дип ачыклап үтте.
 

Фото: agro.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X