Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина йөртүчеләр дәүләт хезмәтләре порталында теркәлеп зур ташламалардан файдалана алалар

ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзер машина йөртүчеләр транспорт чараларын теркәү өчен дәүләт хезмәтләре порталына заявка җибәрә һәм түләүләрдә ташламадан файдалана алалар. Мәгълүм булганча, дәүләт номер билгесе алганда 2000 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Ә инде бу сумма "Госуслуги РФ" сайты аша кулдагы акчасыз (безналичный расчет) түләнсә, 30 процент...

ЮХИДИнең район бүлекчәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хәзер машина йөртүчеләр транспорт чараларын теркәү өчен дәүләт хезмәтләре порталына заявка җибәрә һәм түләүләрдә ташламадан файдалана алалар. Мәгълүм булганча, дәүләт номер билгесе алганда 2000 сум дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Ә инде бу сумма "Госуслуги РФ" сайты аша кулдагы акчасыз (безналичный расчет) түләнсә, 30 процент ташлама каралган. Димәк, 1400 сум гына. Транспорт чарасы таныклыгы өчен дә портал аша түләп 150 сумны янга калдырырга була. Ташлама техника белән бәйле башка төрле теркәүләрне башкарганда да саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев