Мөхәммәт Мәһдиевның хатыны вафат булды
Яңалыклар

Мөхәммәт Мәһдиевның хатыны вафат булды

Бүген иртә белән озакка сузылган каты авырудан соң Мөхәммәт Мәһдиевнең хатыны, Гомәр Бәшировның кызы, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнованың әнисе Лилия Гомәр кызы Бәширова-Мәһдиева 83 яшендә вафат булды.

Әлеге хәбәрне "Татар-информ" хәбәрчесенә Гәүһәр Хәсәнова раслады. "Ике атна элек икенче инсульт булды. Авыр хәлдә иде инде. Моннан өч ел элек - беренче инсультыннан безнең янга алдык - үзебез карадык", - диде ул.

Гәүһәр Хәсәнова әнисен Мөхәммәт Мәһдиев янына - Арча районының Гөберчән авылы зиратына бүген җирләячәкләрен әйтте: "Әти янында урын калдырылган иде. Хәзер юып алып кайтып китәбез", - диде.

Татарстан Язучылар берлеге дә үзенең рәсми сайтында тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнованың, аның гаиләсе һәм туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашкан.



Нет комментариев