Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Шәймиевне үзмәшгуль булырга үгетләве турында шаян видео интернетта таралды

Татарстан һөнәри керемнең 4 проценты күләмендә салым кертелгән пилот төбәкләр исемлегенә керде.

Telegram-каналларның берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевнең, шулай ук Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин һәм Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховның аралашуы нигезендә төшерелгән шаян чыкты. Анда республика җитәкчесе Минтимер Шәймиевне үзмәшгульләр сафына керергә үгетли.

Сценарий буенча, республика Дәүләт Киңәшчесе Болгарга күчәргә һәм республика халкын яңа җитештерелгән азык-төлек белән сөендерер өчен фермер булырга карар кылган. Минтимер Шәймиев шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә теләвен хәбәр иткән, әмма Татарстан Президенты Дәүләт Киңәшчесенә “Минем салым”сервисында теркәлү ярдәмендә үзмәшгуль булырга киңәш итте.

Хат язышканда Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Татарстан Президентына Татарстанда сервис ярдәмендә көн саен дистәләгән үзмәшгуль теркәлә, ә проектның файдасы турында мәктәп укучылары да белә, дип хәбәр итте.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов чатта татарстанлыларның тикшерүчеләрдән шикләнеп, күпләп теркәлергә куркуларын язган. "Мин, киресенчә, аларның барысын да күрәм, шуңа да йөрмим. Барысы да автоматлаштырылган», - дип җавап бирә аңа Сафиуллин.

"Минтимер абый, гомумән, әйдә мин сине үзем терким», – дип яза сюжет азагында Татарстан Президенты. "Ярар, рәхмәт”, – дип җавап бирә Минтимер Шәймиев.

Журналистларга элек Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова 2019 елның 4 мартына республикада үзмәшгульләр статусында 4,1 меңнән артык кеше теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев