Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миңнеханов Таҗикстан Президенты чакыруы буенча Нәүрүз бәйрәмендә мактаулы кунак булды

Татарстан делегациясенең Таҗикстанга сәфәре ике халык арасындагы элемтәләрне киңәйтүне аңлата, диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Нәүрүз - яз килү бәйрәмендә Таҗикстанның хөрмәтле кунагы булды. Нуректагы тантанага республика башлыгын Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон чакырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов бәйрәмгә халык һөнәрчеләр күргәзмәсе белән танышканнан соң кушылды. Эмомали Рахмон кунакны таҗик халкына тәкъдим итте һәм җыелган кунаклар аны алкышлар белән сәламләде.

«Безнең халыклар күп гасырлык дуслык төене белән бәйләнгән. Бу мең ел элек барлыкка килгән һәм тормышка мәхәббәт белән сугарылган Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтү матур традициясендә дә ачык чагыла», - диде Таҗикстан Президенты.

Татарстан Президенты дустанә сөйләшүдә Эмомали Рахмон һәм Таҗикстан халкына бәйрәмне оештырган һәм җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдерде.

«Безнең өчен хәзерге сәфәр - безнең халыклар арасындагы элемтәләрне киңәйтү һәм Россия белән Таҗикстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне алга таба да ныгыту символы», - диде Татарстан Президенты.

Нәүрүз бәйрәме иран һәм төрки халыклары тарафыннан 21 март көнне билгеләп үтелә.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X