Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

#МинемГеройМинемГаилә флешмобы дәвам итә

Хөрмәтле райондашлар! Әлеге флешмобта катнашырга чакырабыз. Гаиләгездән булган Бөек Ватан сугышы батырларыгыз тарихын языгыз, аларның фронт юлын тасвирлагыз, нинди кеше булганнарын сөйләгез. Түбәндә чираттагы сугышчы-ветеран тарихын тәкъдим итәбез.


Бабам Хөснетдинов Мансур Хәләветдин улы (20.12.1926-22.01.2009).



Бабай 1943 елда сугышка алына. Бу вакытта аңа нибары 17 яшь була. Солдатларны, өйрәнергә дип, Суслонгер лагерына озаталар, анда аларны бик каты каһәрлиләр, ачтан улгән солдатлар да күп булган.

Яшь булуына карамастан, бабайны өлкән пулеметчик итеп билгелиләр. Латвияне азат итудә дә катнаша.

Сугышта ике тапкыр яралана. Беренчесендә җиңелчә генә булган булса, икенчесендә каты яраланып бер аяксыз кала. Каны күп югалып, аңсыз яткан вакытта, бабайны сугыш кырыннан, ятып калган солдатлар арасыннан, санитарлар табып ала.

Госпитальдә бик озак ята, аннан Грузиягә кучерәләр. Дәваланып беткәч, туган ягына кайтарып жибәрәләр.



Сугыштан кайткач, әби белән матур гаилә корып, бәхетле, озын гомер кичерә.

Руфия Әһлиуллина

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев