Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәүлидне дөньяның төрле илләрендә ничек үткәрәләр?

Индонезия Индонезиянең 88% халкын мөселманнар тәшкил итә. Мәүлид көнне монда дәүләт оешмалары, күпчелек кибетләр эшләми, газета-журналлар чыгарылмый.

Мөселманнар, әзерлек эшләрен алдан ук тәмамларга тырышып, бәйрәмне көтеп ала. Бу көнне мәчетләрдә салаватлар, касыйдәләр укыла, Пәйгамбәрнең тормыш юлы искә төшерелә.

Чаралар тәмамланганнан соң, бар кешегә дә татлы ризыклар, ә кайбер өлкәләрдә хушбуйлар өләшенә.

Индонезиянең Банда Аче өлкәсендә мәүлид йөз көнгә үк сузыла. Тарихи чыганакларда билгеләнгәнчә, бу госманлы империясенең солтан аче белән тыгыз мөнәсәбәтләренә барып тоташа. Солтан Сәлим II вакытында аче солтан Госманлы империясеннән басып алучыларга каршы ярдәм сорый һәм ел саен салым түләп барырга тәкъдим итә. Солтан Сәлим II акчадан баш тарта, ләкин тәъдим ителгән салымга дип җыелган акчаларын мәүлид үткәрергә тотуларын сорый. Бу акча исә шулкадәр күп була ки, хәтта мәүлидне йөз көн дәвамында үткәрергә җитә.

Бу традиция бүгенге көнгә кадәр сакланып килә дә. Шушы йөз көн дәвамында Банда Ачеда өлкәнең байлары бар кеше өчен пешерелгән ризыкларның чыгымнарын түли. Мөселманнар бер-берсен сыйлый, кунакка чакыра, салаватлар әйтә. Бәйрәм тәмамланганда, кешеләр бер-берсенә "букулах"лар - банан яфракларына төрелгән бүрттерелгән дөгеле төргәкләр өләшә. Кешеләр иң матур киемнәрен кия, балаларга кечкенә бүләкләр бирелә.

Европа илләре

Испания, Бөекбритания, Франция, Германия, Австрия, Голландия кебек илләрдә мәүлид бәйрәменә мөселманнар мәсетләрдә җыелып салаватлар әйтә, Пәйгамбәребезгә багышланган касыйдәләр укый. Коръән уку, сира (тарих) буенча бәйгеләр үткәрү матур гадәт булып тора.

Төркия

Борынгыдан калган гадәт буенча, Төркиядә мәүлид көнне күп кенә мөселманнар бер-берсенә бүләкләр бирә. Элек котлау хатлары җибәрү дә киң таралган була. Мәчеттә намаз һәм салаватлардан соң мөселманнар бер-берсен котлый, пылау һәм дөге белән сыйлый.

http://tatar-islam.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев