Сабада модельерларны "Модалар театры"нда һәм "Оста куллар"да әзерлиләр
Яңалыклар

Сабада модельерларны "Модалар театры"нда һәм "Оста куллар"да әзерлиләр

22 мартта Тимершык урта мәктәбе "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Айгөл Фәлванова һәм Балалар иҗат үзәгенең "Модалар театры" түгәрәге җитәкчесе Зөлфия Гыймадиева Казан шәһәрендә халыкара балалар һәм яшьләр сәнгате "Весенние выкрутасы" фестиваль-конкурсының "Кул эшләре" номинациясендә катнаштылар. Фестиваль-конкурсның "Кул эшләре" номинациясендә "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнүче Алинә Фәйзетдинова, "Модалар театры" түгәрәгенә йөрүче Әдилә...

22 мартта Тимершык урта мәктәбе "Оста куллар" түгәрәге җитәкчесе Айгөл Фәлванова һәм Балалар иҗат үзәгенең "Модалар театры" түгәрәге җитәкчесе Зөлфия Гыймадиева Казан шәһәрендә халыкара балалар һәм яшьләр сәнгате "Весенние выкрутасы" фестиваль-конкурсының "Кул эшләре" номинациясендә катнаштылар. Фестиваль-конкурсның "Кул эшләре" номинациясендә "Оста куллар" түгәрәгендә шөгыльләнүче Алинә Фәйзетдинова, "Модалар театры" түгәрәгенә йөрүче Әдилә Шәйхетдинова 3нче урынга лаек булдылар.


саба тимершык театр мод оста куллар модельер модалар театры балалар иҗат үзәге весенние выкрутасы кул эшләре

Нет комментариев