Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдә кечкенә баланы суйган няняны йоклатканнар? [+видео]

Әлеге кансызлык очрагы агымдагы елның февраль аенда Мәскәүдә булды. Исегездәдер, няня - Гөлчәхрә Бобокулова олы бала белән әти-әниләренең китүен көтеп тора һәм йоклап яткан 4 яшьлек сабыйны үтерә. Аннан җинаять эзләрен яшерү максаты белән, квартираны яндыра, йорттан полиэтилен пакетка салып, баланың башын алып чыга.

Шуннан соң ул «Октябрьское поле» метро станциясенә юнәлә. Бары шул вакытта әлеге сәер күренгән хатынны полиция хезмәткәре туктата һәм документларын сорый. Ярсыган хатын пакеттан бала башын ала һәм баланы үтерүен, ә хәзер үзен шартлатачагын кычкыра башлый. Метро станциясенең эше вакытлыча туктатыла, бар җир камап алына. Аның үз-үзен шартлатам дип әйтүе эшне шактый катлауландыра. Бары тик 1 сәгатьтән соң әлеге хатын кулга алына.

Шушы көннәрдә суд утырышы башка көнгә күчерелде, чөнки гаепләнүче йокыдан айный алмый.

Шизофрениядән дәвалау өчен аңарга дарулар бирәләр, шул сәбәпле ул медикаментоз йокы кичерә.

Гөлчәхрә Бобокулова үз гаебен таныган. Медицина тикшерүе аның акылга сәламәт булмавын ачыклаган һәм «невменяемая» дигән нәтиҗәгә килгән. Ә РФның Җинаять Кодексында бу хакта болай диелә:

Статья 21 УК РФ. Невменяемость

1.Не подлежит уголовной ответственности лицо, которое во время совершения общественно опасного деяния находилось в состоянии невменяемости, то есть не могло осознавать фактический характер и общественную опасность своих действий (бездействия) либо руководить ими вследствие хронического психического расстройства, временного психического расстройства, слабоумия либо иного болезненного состояния психики.

2. Лицу, совершившему предусмотренное уголовным законом общественно опасное деяние в состоянии невменяемости, судом могут быть назначены принудительные меры медицинского характера, предусмотренные настоящим Кодексом.


http://matbugat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев