Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәүдәге татар яшьләре Рөстәм Миңнехановның туган көненә видеокотлау әзерләгән

Яшьләр шурасы вәкилләре, Мәскәүдә югары уку йортларында белем алучы татар студентлары Татарстан Президентын туган көне белән котлый.

Мәскәү татар яшьләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның туган көненә видеокотлау яздырган. Бу хакта "Татар-информ"га Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршында эшләп килүче Яшьләр шурасы җитәкчесе Артур Рәхмәтуллин хәбәр итте.​

Артур Рәхмәтуллин сүзләренчә, видео яздыру идеясе көтелмәгәндә барлыкка килгән. "Без "Хәрәкәт" татар яшьләре фестивален уздыру буенча җыелыш оештырган идек. Тулы вәкаләтле вәкиллектәге очрашу вакытында яшьләр Рөстәм Миңнехановның туган көненә видеокотлау төшерергә тәкъдим итте", - диде ул.

Яшьләр шурасы җитәкчесе сүзләренчә, котлауда катнашу өчен туган көн белән котлау сүзләрен я теләкләрне кыска гына видеога яздырып җибәрергә кирәк булган.​

Видеокотлау төшерүдә Яшьләр шурасы вәкилләре, Мәскәү югары уку йортларда белем алучы студентлар, татар студентлары якташлыклары җитәкчеләре катнашкан.​ 

Фото: скриншот видео

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев