Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музыка укытучысы наркотик матдәләр саткан

Наркоконтроль идарәсенең Әлмәттәге хезмәткәрләре спайслар сатучы музыка укытучысын ачыклаган. Шәхси дәресләр бирүче әлеге ир-ат, балаларны гитарада һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәтү белән беррәттән, спайслар әзерләүне дә оештырган. 31 яшьлек музыкантка аларны сатуда 28 яшьлек танышы ярдәм иткән. Ул исә бер предприятиедә инженер булып эшләгән. Ачыкланганча, музыка сыйныфында синтетик концентраттан...

Наркоконтроль идарәсенең Әлмәттәге хезмәткәрләре спайслар сатучы музыка укытучысын ачыклаган.

Шәхси дәресләр бирүче әлеге ир-ат, балаларны гитарада һәм башка уен коралларында уйнарга өйрәтү белән беррәттән, спайслар әзерләүне дә оештырган. 31 яшьлек музыкантка аларны сатуда 28 яшьлек танышы ярдәм иткән. Ул исә бер предприятиедә инженер булып эшләгән. Ачыкланганча, музыка сыйныфында синтетик концентраттан тәмәке катнашмалары ясалган. Укучылар һәм әти-әниләр бу хакта башларына да китермәгән. Ир-атларның икесе дә спайс куллана торган булып чыккан. Оперативниклар музыка сыйныфыннан 50 дән артык доза тарта торган катнашманы тапкан. Музыкантларга карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" басмасы.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев