Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ничек чыдасын соң йөрәк?

Соңгы көннәрдә санкцияләр сугышына бәйле матавык йөрәк авыртулы рос­сиялеләргә каты итеп китереп сукты: даруханәләрдә кардарон дип аталган дару юкка чыкты. Моның нәрсә икәнен белү өчен, вәзгыятьне аңлатыйк: йөрәк тибеше бозылу нәтиҗәсендә бик күп кешегә кинәт үлем куркынычы яный. Кардарон (икенче исеме амиодарон) йөрәк ритмын җайга салырга булыша һәм үлем куркынычын киметә.

Дистә еллар буена даими рәвештә шул даруны эчеп яшәүче­ләр байтак. Бүген алар чаң сугалар: “бер-ике атналык даруым калды, ул бетсә, үләчәкмен, коткарыгыз” дигән SOS хәбә­ре тараталар. Кардарон моңа кадәр Фран­циядән китерелде, амиодаронны Рос­сиянең Новокузнецк шәһәрендә җи­тештерәләр иде, Белоруссиядән дә сатып алдылар. Авырулар белдерүенчә, Новокузнецк амиодароны булышмый, шуңа күрә йә француз төймәләрен, йә белорусныкын йотасың.

Белорус даруын сатып алуны үткән декабрьдә туктатканнар, Фран­циянең Sanofi компаниясе (Россия базарында аның өлеше 54 процент булган) шулай ук безгә дару озатуны өзгән. Җитмәсә шул өзеклеккә тәңгәл үк китереп, Новокузнецк шәһәрендә дә (сыйфатсыз булса да) дару җитештерү тукталган. Өч яклы тәэминатның берьюлы өзелүе моңарчы күрелмәгән дефицит тудырган. Хәлне уңайлату өчен, Россия Хөкүмәте үткән елның 10 декабрендә үк тормыш өчен аеруча мөһим даруларның исемлеген 699дан 735кә кадәр арттырган булган, ләкин даруханәләрдә кардарон сора­саң, кулларын гына җәяләр.

Хәзер авырулар, даруханәгә чыкса, аритмиягә каршы даруның бер еллык запасын җыеп калыр идек дип үрсәләнәләр. Вәзгыять тагын бер нәрсә белән катлаулана: әлеге даруны алыштыра торган башка препаратлар кан басымын төшерәләр, кан басымы болай да түбән булган кешеләр аларны куллана алмый. Француз компаниясе апрель башыннан Россиягә дару озата башларга вәгъдә итә, белоруслардан да шундый ук вәгъдә алынган. Тик менә йөрәге туктар хәлгә җитеп типкән россиялеләргә генә ничек түзәргә? Социаль челтәрләрдә белоруслардан дару сорап мөрәҗәгать иткән өзгәләнүле ачык хатлар күренә башлады инде. Россия даруханәләренә җитәрлек күләмдә китерелсә дә, күпләп җыю сәбәп­ле, даруның үткән гасырның сиксәненче елларындагы сабын һәм тәмәке дефициты кебек сирәк товарга әверелүе ихтимал.

Фото: https://pixabay.com | frolicsomepl

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев