Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ник Вуйчич (Австралия) һәм Алексей Романов (Яшел Үзән) – бер сәхнәдә [+видео]

Ник Вуйчич "Чиксез тормыш" дип исемләнгән лекциясе белән 30 майда Казанның "Татнефть Арена"сында чыгыш ясаячак. Безгә кадәр ул Украинада, Белоруссиядә, Россиянең тагын 4 шәһәрендә булган инде. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә бүген әлеге турны оештыручылар Казанда булачак очрашуны уздыру нечкәлекләре белән таныштырдылар.

- Казанны без Никның чыгыш ясау урыны итеп юкка гына сайламадык: сезнең регионда аның тормышы һәм иҗаты белән бик актив рәвештә кызыксынучылар бихисап. Безнең тамашачы - мөмкинлекләре чикләнгән, тормышында авырлыкларга каршы торган кешеләр генә түгел, гади әбиләрдән башлап бизнесменнарга кадәр йөри Никны тыңларга, - дип белдерде Ник Вуйчичның Россиядә һәм БДБдагы продюссеры Максим Сумароков.

Программа комлы шоу белән башланып китәчәк, аннары зур экранда аның мотивацияле видеороликлары күрсәтеләчәк. Ник Вуйчич нотыгын тәмамлаганнан соң сәхнәдән төшеп 30 минут дәвамында теләгән һәркем белән кочаклашачак һәм фотога төшәчәк. Буе бер метрга да җитмәгән кулсыз-аяксыз Вуйчич тамашачы белән мондый аралашу вакытында "кочаклагыз, ярый, тик мине өегезгә генә күтәреп китмәгез", - дип шаяртырга ярата икән.

Ник Вуйчичның Казандагы партнеры Артем Степанов әйтүенчә, "Вуйчич - гади егет, оештыручыларга "йолдызлар" кебек таләпләр куймый. Аның чыгышын әзерләү бернинди авырлыклар да тудырмады. Без үз ягыбыздан әлеге чараны уздыруга зур көч куйдык: бу тамашада катнашкан һәр кеше үзен бәхетле хис итәчәк. Шоуда Ник үзенең тормышы турында, тумыштан һәр кешегә дә бирелә торган мөмкинлекләрсез дә ничек шундый югары дәрәҗәгә ирешүе турында сөйләячәк".

- Ник кайсы гына шәһәрдә чыгыш ясаса да, бер генә нәрсәгә нык игътибар бирә: мөмкинлекләре чикле кешеләргә нинди шартлар тудырылуы. Бу яктан Казан башка шәһәрләрдән уңышлы аерылып тора - монда күпсанлы пандуслар да, лифтлар да күрдек, - дип ачыклык кертте Максим Сумароков.

Ник Вуйчич мөмкинлекләре чикләнгән күп кешегә үрнәк булып тора. Бүгенге матбугат конференциясендә катнашкан Яшел Үзәндә туып үскән 16 яшьлек Алексей Романовка да ул тормышында авырлыкларга бирешмичә тулы тормыш белән яшәргә этәргеч бирүче кумир булган, бернигә карамастан теләгән өлкәсендә зур гына уңышларга ия булу өметен кабызган. Алексейның тумыштан кул чуклары юк. Үз анасы аннан тапкач та баш тарткан. Малай берникадәр балалар йортында яшәргә мәҗбүр булган. Бәхеткә, бераздан Алексей чын гаиләле була - аның хәзер әнисе, әтисе һәм дүрт абыйсы бар.


Хәзерге көндә Алексей Романов музыка белән кызыксына, пианинода уйный. Аңа табигый талантыннан тыш нык холкы да булышлык итә. Кечкенә чактан ук ул көйләр сайлый башлый, бераздан нота грамотасын өйрәнә. Ә мәктәп укучысы булуга карамастан пианинода оста уйнавы белән Алексей La Primavera Казан камера оркестры баш дирижеры Рөстәм Абязовны да шакатыра һәм ул егетне бер сәхнәдә чыгыш ясарга чакыра.

Алексей Ник Вуйчич белән тәүге тапкыр Мәскәүдә Андрей Малаховның "Пусть говорят" тапшыруында таныша. Ник Вуйчич тапшыруда Лешаның пианинода уйнавын ишеткәч, "Мин тиздән Казанга киләм - синең белән бер сәхнәдә чыгыш ясарга телим", - дип белдергән. Егет әлбәттә, бу тәкъдимне шатланып кабул итә.


- Мин бу тамашада нинди музыка башкарачагымны әле төгәл генә белмим. Хәзерге көндә минем репертуар киңәя бара. Итальян композициясен башкарырга уйлап торам, - диде Алексей журналистларга.

Ник Вуйчичның чыгышын тыңларга казанлылар гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә тамашачылар киләчәк. Бүгенге көндә Самарадан бер төркем тамашачы килүе турында хәбәр иткән, "Татнефть Арена"ның тулы бер секторын Уфадан күршеләребез сатып алган, һәм, әлбәттә, Татарстанның үз шәһәрләре дә читтә калмаячак - Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Камадан да Никны күрергә теләүчеләр шактый җыела.

Оештыручылар тагын мөмкинлекләре чикле булган, мохтаҗлыкта яшәүче кешеләргә бушлай билетлар да бүленүе хакында белдерде. Казанның башкарма комитеты тарафыннан да бушлай билетларга заявка бирелгән, иҗтимагый оешмалар да социаль яклау хезмәте аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин икән. Инвалидларга исә билетларга 30% күләмендә ташлама да каралган.

Журналистларны Ник Вуйчичны Казанда вакытын ничек уздырырга планлаштыруы да кызыксындырды. Сумароков Никны хисле кеше буларак бәяләде: "Казанны килеп күргәч ул үзе карар кылыр: Кремльне күрәсе килерме, шәһәр урамнары буйлап йөрисе килерме - мин әлегә әйтә алмыйм. Ләкин без аны чәк-чәк белән һичшиксез сыйлаячакбыз".

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев