Нәрсә ул сыек колготки?
Яңалыклар

Нәрсә ул сыек колготки?

Сыек колготки спрей, лосьон яки крем рәвешендә була. Аны аякка тигез, юка катлам итеп сылыйсың һәм ул колготки кигән кебек күренә. Су тисә дә бернинди зыян булмый. Ул күпмедер дәрәҗәдә аяктагы кимчелекләрне дә яшерә. Кап­рон колготки кебек үк, аның да төрле тондагысы була. Өстенлекләре Яхшы косметик эффектка ия. Пычранмый һәм...

Сыек колготки спрей, лосьон яки крем рәвешендә була. Аны аякка тигез, юка катлам итеп сылыйсың һәм ул колготки кигән кебек күренә. Су тисә дә бернинди зыян булмый. Ул күпмедер дәрәҗәдә аяктагы кимчелекләрне дә яшерә. Кап­рон колготки кебек үк, аның да төрле тондагысы була.


Өстенлекләре
Яхшы косметик эффектка ия.

Пычранмый һәм ертылмый.

Тиз юып төшерелә.

Тирегә зыяны юк.

Бассейн һәм яңгыр аны бозмый.

Дөрес итеп сөртсәң, киемне буямый.

Сыйфатлы булганнарының исе юк.

Эсседә дә аның белән үзеңне ­уңайлы хис итәсең.

Кимчелекләре

Сыйфатсыз булганы киемне (биг­рәк тә ак төстәгене) эчке яктан буярга мөмкин.

Аяктагы бөтен ким­челекләрне дә каплап бетерми.

http://shahrikazan.com


Нет комментариев