Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нурбәк Батулла һәм аның командасы теләге булганнарны импровизациягә өйрәтә башлый

"Театрда импровизация" актерлык лабораториясен үткәрүче команда 23 февральгә кадәр катнашучылардан гаризалар кабул итә.

Нурбәк Батулла һәм аның иҗатташ дуслары теләге булган һәр кешене импровизация ясарга өйрәтәчәк. Моның өчен “Калеб” яңа буын җыены һәм Казанның Г.Кариев театры кысаларында "Театрда импровизация" актерлык лабораториясе үткәрелә. Бу хакта бүген “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә игълан ителде.

“Бу проектның авторы юк. Ул демократик күренеш. Шулай да импровизация ясарга өйрәнеп була. Чөнки чын иҗат импровизациядә башлана”, - диде Нурбәк Батулла.

"Театрда импровизация" актерлык лабораториясен үткәрүче команда 23 февральгә кадәр катнашучылардан гаризалар кабул итә.

24 февральдә барлык теләүчеләр өчен тренинглар каралган. Тренингларда эшләячәк педагоглар – Туфан Имаметдинов, Марсель Нуриев һәм Нурбәк Батулла.

“Тренингларда күнегүләр ясап карыйбыз да, кеше артык күп килсә, 25 февральдә кастинг үткәрәбез”, - диде Нурбәк Батулла.

Командага 16 кеше сайлап алыначак һәм алар 15 мартка кадәр импровизациягә өйрәнәчәк. 15 мартта лабораториядә катнашучыларның беренче эшләре тамашачыга тәкъдим ителәчәк.

Фото: Солтан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев