Нурлат һәм Балык Бистәсендә Лаеш чебиләре үлгән
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Нурлат, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында кош гриппы буенча карантин игълан ителгән. Мәгълүм булганча, бу авыру иң беренчеләрдән булып Лаеш районының 25 нче октябрь исемендәге бистәсендәге кошчылык фермасында табылды. Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә,...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә Нурлат, Ютазы һәм Балык Бистәсе районнарында кош гриппы буенча карантин игълан ителгән.
Мәгълүм булганча, бу авыру иң беренчеләрдән булып Лаеш районының 25 нче октябрь исемендәге бистәсендәге кошчылык фермасында табылды.
Нурлат районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ислам Сафиуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр итүенчә, районда кош гриппы чыганагы ачыклану - Лаештан чебиләр сатып алу белән бәйле.
"Райондагы бер хуҗалык 500 ләп чеби сатып алган. Әмма вирус ачыклануга, әлеге кошлар юк ителде. Хәзер районга кош гриппы куркынычы янамый", - диде ул.
Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин да шундый ук сәбәп аркасында районда вирус ачыклануын хәбәр итте.
"Райондагы Шумково авылындагы хуҗалыкларның берсендә Лаештан чебиләр сатып алган булганнар. Шуларның 60ы үлүе мәгълүм. Сатып алынган кошлар барысы да юк ителде, район халкына әлеге вирустан курку урынсыз", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев