Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песошин: Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча баруы мөмкин

Премьер-министр язгы ташу чорында су басу ихтималы булган районнарны атады.

Быел Татарстанда язгы ташу киеренке сценарий буенча барырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү комиссиясе утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сөйләде.

«Республика язгы ташу җитди икътисади һәм социаль нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булган төбәк булып тора. Соңгы елларда елгаларда су түбән дәрәҗәдә иде, елга ерганаклары зур булмады. Ләкин шуны искә төшерәсем килә, һәрвакытта да ул шулай булмады», – дип сөйләде Песошин.

Ул, фаразлар буенча, быел суның Аксубай, Алексеевск, Әлки, Кайбыч, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Нурлат һәм Чистай районнары елгаларында куркыныч дәрәҗәдә көтелүен искәртте.

Арча, Буа, Биектау, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Питрәч, Теләче һәм Саба районнары елгаларында да су шактый күтәрелә һәм анда да язгы ташу куркыныч тудырырга мөмкин.

«Шунлыктан, язгы ташу киеренке сценарий буенча барырга мөмкин. Без бу районнарга югары әзерлек режимына күчәргә тәкъдим итәбез. Быел елгаларны ачу нормадан иртәрәк – март азагыннан көтелә», - дип белдерде Алексей Песошин.
 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев