Оператив штабта билгеләп үтүләренчә, компенсация күләме студентның вазифасына бәйле
Пилотсыз очу аппаратлары һөҗүменнән соң, «Алабуга Политех» көллияте студентларына 100 мең сумга кадәр акча түләделәр. Татарстанда мобилизация буенча оператив штаб Telegram-каналда шул хакта хәбәр итә.
Искәртеп узабыз, 2 апрель иртәсендә пилотсыз очу аппаратлары Түбән Камага һәм «Алабуга Политех» көллияте тулай торагына һөҗүм итте. Нәтиҗәдә 14 кеше зыян күрде, шуларның алтысы – хастаханәдә. Калганнарын хастаханәдән чыгардылар.
Оператив штабта билгеләп үтүләренчә, компенсация күләме студентның вазифасына бәйле, ул 80-100 мең сум тәшкил итә.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/pilotsyz-ockyc-houmennan-son-alabuga-studentlaryna-100-men-sumga-kadar-akca-tuladelar-5885730
фото https://intertat.tatar


Нет комментариев