Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент сәфәрдә

Кичә төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Германия Федератив Республикасына эш сәфәре белән килде. Ике көнлек сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Германиянең Франкфурт-на-Майне һәм Висбаден шәһәрләрендә булачак.

Франкфурт-на-Майне халыкара аэропортына килеп төшүгә үк, Рөстәм Миңнеханов Германия Машина төзүчеләре берлегенә (VDMA) юнәлде. Сәфәренең төп максаты - "Автомеханика-2016" күргәзмәсен ачуда катнашу. Ачылыш тантанасы бүген Франкфурт ярминкәсе (Messe Frankfurt) территориясендә узачак.

Татарстан Республикасы Президенты программасында ZF Friedrichshafen (автомобильләр өчен привод һәм подвеска техникасы), Hella (автомобильләр өчен яктырту һәм электроника системалары), ThyssenKrupp Bilstein (автомобильләр амортизаторлары), Bosch (автосәнәгать өчен челтәр мобиль хезмәт күрсәтүләре) компанияләре стендларын карау, дип ачыклык кертә Президентның матбугат хезмәте.

Татарстан Республикасы делегациясе составында - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Таһир Гатауллин һәм башкалар да бар.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев