Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Приморье краендагы тайфун 4000гә якын кешене йортсыз калдырды [+видео]

Приморье краенда Лайонрок тайфуны зыяны аркасында 3678 йортны, 221 км автомобиль юлларын су баскан.

Шуның нәтиҗәсендә юл элемтәсе һәм ут өзелгән. Тайфуннан килгән зыян якынча 1,2 млрд сум тәшкил итә.

Табигый бәла-каза зыянын бетерү буенча 18985 кеше көч куя. "Лайонрок" тайфуны Приморьега 29 августта килеп җиткән. Хасан, Кавалеровский, Терней районнарында берничә көн эчендә өч айлык нормадагы яңгырлар яуган.

Приморье краенда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителгән. Кызганычка каршы, 4-6 сентябрьдә монда тагын көчле яңгырлар булуы фаразлана.


http://www.shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев