Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пугачева белән Галкин туган көнгә әзерләнә

18 сентябрь көнне Алла Пугачева белән Максим Галкинның игезәк балаларына 3 яшь тула. Лиза белән Гарри туган көннәрен башта иптәшләре белән балалар бакчасында билгеләп үтәчәк. Аннан соң Алла белән Максим затлы йортларына якыннарын һәм гаилә дусларын чакырып, балалары хөрмәтенә зур бәйрәм оештырырга җыена.

Игезәк балалар үзләре яши торган Грязь авылы янындагы "Кот в сапогах" исемле балалар бакчасына йөри. Әйтергә кирәк, хәлле гаиләләр генә балаларын бирегә йөртә ала. Лиза һәм Гарри балалар бакчасында ике телдә сөйләшергә, рәсем ясарга, биергә, җырларга һәм башка һөнәрләргә өйрәнә.

Алла Пугачева ире һәм балалары белән 3 ай тирәсе Юрмалада яшәп кайтты. Анда балалар көн саен иртән няня белән пляжга йөргән. Юрмалада яшәүчеләр сүзләренчә, Максим Галкин үзе дә еш кына балалар белән урамга чыккан, кызы белән улын йөзәргә өйрәткән.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев