Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин белән Трамп Осако шәһәрендә очрашуда сәгать ярым аралашкан

Россия Федерациясе һәм АКШ президентлары ике якның да мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләвен белдергән.

Осако шәһәрендә уза торган «егермелек» киңлегендә Россия Федерациясе һәм АКШ президентлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның очрашуы бер сәгать ярым дәвам иткән. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итә. 

Россия ягы Путин һәм Трампның әңгәмәсе өчен җирле вакыт белән 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр (Мәскәү вакыты буенча 8:00-9:00) аралыкны планлаштырган булган. Шул ук вакытта очрашу дәвамлылыгы лидерларның әңгәмәсенә бәйле булуын да искәрткән. Америка Президентының графигында Путин белән әңгәмәгә сәгать ярым вакыт бирелгән булган.

Президентлар ике якның да мөнәсәбәтләрне яхшыртырга теләвен белдергән. 

"Алар Иран, Сирия, Украина, Венесуэла турында фикер алышты", - диелгән Ак йортның Твиттердагы аккаунтында.

Бу Россия һәм АКШ лидерларының өченче тапкыр шәхсән очрашуы. Алар күпчелек очракта телефоннан фикер алыша.

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев