Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Россия халыкларының телләрен саклау буенча эш дәвам итә

Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе 2019 елны җирле халыкларның телләре елы дип игълан итте.

21-22 март көннәрендә Ханты-Мансийскида Россия Президенты Владимир Путин “Җирле халыкларның телләре елы” Халыкара форумында катнашучыларны һәм оештыручыларны сәламләде. Ул Россия халыкларының телләрен сакларга ярдәм итү турында әйтте. Бу турыда “Известия” хәбәр итә.

20 мартта Кремль сайтында чыккан котлау телеграммасында дәүләт башлыгы җирле халыкларның телләрен саклау проблемасы гомумдөньяви әһәмияткә ия дигән. “Берләшкән милләтләр оешмасы Генераль ассамблеясе 2019 елны Җирле халыкларның телләре елы дип игълан итүе символик булып тора”, - дип искәртте ул.

"Россия дөньядагы иң зур илләрнең берсе булуы белән горурлана. Россия хакимияте күпмилләтле Россия халкының барлык телләрен саклау өчен иҗади һәм комплекслы эшне дәвам итәчәк", - диде Владимир Путин.

  • 22 февральдә Көньяк Сахалинда Россиянең Ерак Көнчыгышы җирле халыклары II Халыкара симпозиумы ачылды. Симпозиум кысаларында узган түгәрәк өстәлдә мәдәни мирасны һәм җирле азсанлы халыкларның телләрен саклау проблемалары буенча фикер алышу узды.

 

Фото: kremlin.ru

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X