Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рамазан аен уздыру тәртипләре билгеле

Бүген Диния нәзарәтендә Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре буенча матбугат конференциясе булды. Чарада Рамазан ае башлану вакыты, гает көне, фидия һәм фитыр сәдакалары күләме билгеләнде.

 

Татарстанда изге Рамазан аен уздыру тәртипләре билгеле

Рамил Гали

 

Утырыш барышында беренче тәравих намазы 2023 елның 22 мартында ястү намазыннан соң укылуы билгеле булды. Сәхабәләрнең, тәбигыйннарның һәм 4 мәзһәб имамының бердәм фикере (иҗмаг) буенча, тәравих намазы, ким дигәндә, 20 рәкагатьтән тора. Ураза быел 29 көн тотыла. Ураза бәйрәме 2023 елның 21 апреленә туры килә.

ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Республикакүләм Ифтар быел да зурлап үткәреләчәген әйтте. «Быел да Ифтарны зурлап үткәрергә ниятлибез. Ул – Уразаның йөзек кашы. Якынча үткәрү вакыты – 14-15 апрель. Үткәрү урыны – Казан Экспо. Анда катнашучыларның саны 11 мең кеше. Республикабыз шәһәрләренннән, авылларыннан булган кардәшләребезгә билетлар таратылачак. Мохтаҗ булган кардәшләребез дә шул чарада катнашачак», – дип сөйләде ул.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Казан шәһәре казые Булат хәзрәт Мөбарәков фитр сәдакасы, фидия һәм зәкят нисабы күләме күпме булуы турында сөйләде.

«Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 41 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 454 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 800 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 350 сум күләмендә фидия билгеләнде», – диде ул.

Шулай ук, ул Уразаның һәр көне тотылырга тиешлеген әйтте. «Ураза – ул таң атканнан алып һәр көн өчен ният кылып кояш батканчыга кадәр ашаудан, эчүдән, җенси мөнәсәбәттән тыелып тору. Ният һөр көн өчен кылынырга тиеш. Кайбер кешеләр әйтүенчә, башында 3 көн, уртасында 3 көн, ахырында 3 көн Ураза тоту гына җитми. Һәр көне тотылган очракта гына Пәйгамбәребез вәгъдә иткәнчә, савабын алачакбыз», – дип сөйләде ул.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-izge-ramazan-aen-uzdyru-tartiplare-bilgele-5868255

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев