Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбызда кукурузны җыйнау тәмамлану алдында

Табигать шартлары булган уңышны җыеп алырга тоткарлыклар тудырса да, кыр хезмәтчәннәре яңгыр туктап, кукуруз басулары җилләгән арада да вакытны файдаланып калырга тырышалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 12 октябрьгә, барлык мәйданның 3240 гектарыннан 75484 тонна кукуруз җыйнап алынган. "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы, "Явлаштау" бүлекчәсе, "Мәртен" агрофирмасы...

Табигать шартлары булган уңышны җыеп алырга тоткарлыклар тудырса да, кыр хезмәтчәннәре яңгыр туктап, кукуруз басулары җилләгән арада да вакытны файдаланып калырга тырышалар. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 12 октябрьгә, барлык мәйданның 3240 гектарыннан 75484 тонна кукуруз җыйнап алынган. "Саба" җәмгыятенең "Мичән" филиалы, "Явлаштау" бүлекчәсе, "Мәртен" агрофирмасы кукуруз игелгән мәйданнардан уңыш җыюны төгәлләгән. "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгы, "Курсабаш", "Симет", "Олыяз" җәмгыятьләрендә дә әлеге культураны җыйнау тәмамлану алдында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X