Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Разил Вәлиев елның һәр көнен Туган тел көне итеп бәйрәм итү дә аз дип саный

Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булды.

Җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев һәр көнне Туган тел көне дип бәйрәм итсәк тә аз булыр дип саный. Бу хакта ул Габдулла Тукай музеенда Халыкара туган тел көненә багышланган "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичәдә әйтте.

"Татарстанда без закон нигезендә ике мәртәбә Туган тел көнен бәйрәм итәбез. 21 февральдә һәм 26 апрельдә - Габдулла Тукай туган көнендә. Закон язган вакытта, миңа 21 февральдә бар бит инде дигәннәр иде. “Елның 365 көнен Туган тел көне дип бәйрәм итсәк тә, безгә анысы да аз булыр, чөнки безнең туган телдә проблемалар искиткеч күп, дидем", - дип аңлатты ул.

"Безнең яңа тарихыбыз туксанын елларда декларация кабул иткән көнне башланды. Шунда без Татарстанның ике дәүләт теле булырга тиеш дип карар кабул иттек", - диде Разил Вәлиев.

 "И, туган тел" дип аталган әдәби-музыкаль кичә Габдулла Тукай музеенда берничә ел рәттән үткәрелә. Алдагы елларда әлеге чара күбесенчә балалар белән оештырылса, быел аудитория киңәйтелде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел “Туган тел” шигыренең тарихына күбрәк игътибар бирелде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев