Дөньякүләм чара Россиядә беренче тапкыр үткәрелә. Төрле илләрдән килгән 14 иң яхшы пилотны кабул итү өчен Санкт-Петербург белән Сочи да дәгъва кылган. Ләкин оештыручылар Казанда төшерелгән Хай-дайвинг фотосурәтләренә гашыйк булып, Татарстан башкаласын сайлаган.
Red Bull авиаузышлары беренче тапкыр 2003 елда оештырыла. 2005 елда ул халыкара дәрәҗәгә ия була. Биредә дөньяның иң дәрәҗәле очучылары гына катнаша. Ярышларда махсус ясалган җиңел самолетлар кулланалар. Ә иң мөһим таләп очучының профессиональлеге. Төрле каршылыкларны дөрес һәм тиз чыгу өчен тумыштан ук бу һөнәргә хирыслык булырга тиеш. 2007-2010 елларда бу ярышларда үзен рус пилоты Сергей Рахманин да сынап карый. Аннан соң Россиядән бер генә катнашучы да булмаган.
- Россиядән бер генә пилотның да катнашмавы кызганыч, әлбәттә. Безнең ил самолетлары ярышмаса да, үз пилотларыбызны әзерләргә кирәк. Бу узышларны оештыру безнең өчен зур сынау. Йөгердек тә, йөздек тә, ә менә очып караган юк әле - ди Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов.
Ярышлар безгә "Татспиртпром" ачык акционерлык җәмгыятенең Red Bull ширкәте белән партнерлык килешү нәтиҗәсе. Шуңа да Казан һәм аның халкы өчен тамаша белән хозурлану бер тиен дә тормаячак. Авиаузышлар бездә өч ел рәттән булырга мөмкин. Аларның оештырылу вакыты гына үзгәрәчәк.
Владимир Леонов белдерүенчә, ярыш алдыннан Казан халкы очучылар белән шәхсән очрашып сөйләшә алачак.
- Менеджерлары белән килешенгәч, моның өчен аерым бер көн билгеләрбез, - диде ул.
Шунысы да мөһим, чит ил самолетлары үзебезнең «Татнефть» ягулыгын кулланачак. Ягулыкның барлык таләпләргә туры килүен чит ил белгечләре алдан ук тикшереп киткән.
Ярышлар Казансу елгасы өстендә була. Самолетлар "Казан-Ринг" аэродромыннан кузгалып, су өстендә төрле сынаулар үтәчәк. Әлеге баш әйләндергеч чараны елганың дүрт ягыннан да күзәтеп булачак. Иң яхшы урыннар - Кремль яр буе белән Сибгат Хәким урамы. Беренчесендә ярышларны карап кафе-рестораннарга кереп, велосипедта йөреп булачак. Ә Сибгат Хәким урамы бу көннәрдә машиналар өчен ябылачак.
Ленин дамбасы белән Миллениум күперендә машина хәрәкәте чикләнми.
- Бу ярышларны утырып түгел, басып карыйлар. Без махсус трибуналар ясамадык. Ул кешеләрнең сыйдырышлыгын да киметә. Тагын бер кат искәртәм, чара һәр кеше өчен бушлай булачак, - ди министр.
Авиаузышлар барышында республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасы каршында Red Bull паркы эшлиячәк. Ул иртәнге 9дан кичке 8гә кадәр һәркем өчен ачык булачак.
Нет комментариев