Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республикада чәчү барышын тәгаенләделәр

Татарстанда сабан культураларын чәчү 407,6 мең га мәйданда башкарылды (планның 23%ы), узган елның шушы чорында бу күрсәтеч 35,1 мең га иде.

Иң күп мәйдан Зәй (27,7 мең га яисә 54%), Сарман (21,2 мең га, 39%), Чистай (18,8 мең га,30%) Азнакай (18,5 мең га, 28%) муниципаль районнарында чәчелгән.
Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 296,5 мең га мәйданда чәчелгән яисә фаразга карата 28%.
Шул исәптән сабан бодае - 60,5 мең га яисә фаразга карата 13% мәйданда чәчелгән, арпа - 174,8 мең га яисә 49%, солы - 33,1 мең га яисә 53%, борчак - 20,6 мең га яисә 37%, ашлык кукурузы - 5 мең га яисә 5%.
Рапс 1,6 мең га яисә 1,4% мәйданда чәчелгән, май орлыгы өчен көнбагыш - 22,1 мең га яисә фаразга карата 20%.
Шикәр чөгендере 22,1 мең га яисә планнан 35% мәйданда чәчелгән.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев