Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рәхим итегез: район китапханәсендә “Яшьләр” клубы эшли башлады

Әүвәлге заманнарда да татар яшьләренең җыелып күңел ача торган урыннары - аулак өйләр булган. Ә бүгенге көндә яшьләр буш вакытларын ничек уздыра? Ничек ялларын файдалы үткәрә? Күп кенә кешеләрдән яшьләргә барыр урын, матур, файдалы ял итәргә мөмкинчелек юк дигән сүзләр ишетергә туры килә. Шушы проблеманы күздә тотып, 3 февраль көнне...

Әүвәлге заманнарда да татар яшьләренең җыелып күңел ача торган урыннары - аулак өйләр булган. Ә бүгенге көндә яшьләр буш вакытларын ничек уздыра? Ничек ялларын файдалы үткәрә?

Күп кенә кешеләрдән яшьләргә барыр урын, матур, файдалы ял итәргә мөмкинчелек юк дигән сүзләр ишетергә туры килә. Шушы проблеманы күздә тотып, 3 февраль көнне район китапханәсендә "Яшьләр" клубы үз эшен башлап җибәрде. Китапханәче Мостафина Гөлнара кичәне таныштырудан башлады. Кичә төрле мавыктыргыч уеннар белән үрелеп барылды. Гитара осталары Ногманов Динар һәм Батырханов Алмаз башкаруында җырлар очрашуга ямь өстәде.

Егетләр һәм кызлар, сезне һәр җомга кичке якларда 18.30да китапханәдә көтеп калабыз! Алда сезне матур кичәләр, төрле темага әңгәмәләр көтә! Рәхим итегез!!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев