Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиялеләргә мошенникларның кайсы номерлардан ешрак шалтыратулары турында сөйләделәр

Белгечләр мошенникларның шалтыратуларын алдан ачыклау өчен уртак критерийлар тапкан. Әйтик, шалтырату бик кыска номердан (өч-дүрт цифрдан), чит ил префиксы белән яки яшерен номердан килә икән, трубканы алырга кирәкми, дип хәбәр итте «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының информатика кафедрасы доценты Александр Тимофеев.

Шулай ук номер башында билгеле бер цифрлар комбинациясе бар, мәсәлән, +7800, ул аларның алдакчылар булуын күрсәтә ала. Шикле номерлар белән шалтыратуларга җавап бирсәң, мошенникка эләгү куркынычы бик зур, дип билгеләп үтте эксперт.

Билгесез номердан кем шалтыратканын белер өчен ул интернетта телефон эзләү ярдәменнән файдаланырга киңәш итә. Моннан тыш, эре компанияләрнең алдакчыларга каршы көрәш сервислары бар: номерларны билгеләүчеләр һәм аларны тикшерү программалары. «Бу мөһим структураларны, әйтик, кредит алу яки кредит картасын рәсмиләштерү тәкъдиме белән шалтырата торган банклардан аерырга ярдәм итәчәк», диде Тимофеев.

Исегезгә төшерәбез, Үзәк Банк күптән түгел Россия халкын мошенниклар карта мәгълүматынан башка гына QR-код белән акча урларга өйрәнгән дип кисәтте. Россиялеләргә аны беркемгә дә хәбәр итмәскә һәм телефоннан аерым сакларга киңәш итәләр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyalelarga-mosenniklarnyn-kaisy-nomerlardan-esrak-saltyratulary-turynda-soiladelar-5870439

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев