Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россия лимитсыз интернет иң арзан булган илләр арасында беренче урынны били

Мобиль интернет бәясенең гомуми рейтингында Россия дүртенче урында тора.

Россия лимитсыз интернет иң арзан булган илләр рейтингында беренче урынны алды. Бу хакта Content Review мәгълүмат-аналитика агентлыгы тикшеренүе мәгълүматына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Әйтик, Россиядә мондый тарифның уртача бәясе аена 613 сум тәшкил иткән, ә бөтен дөньяда уртача 2791,8 сум тора. Әлеге тарифлар тикшеренүдә каралган 50 илнең 26сында бар.

«Бөтен дөньяда тарифларны өч төркемгә аеру күзәтелә: өлкән буын өчен - алты-җиде гигабайтлы пакет, 15-20 гигабайтлы пакет яшьләр өчен һәм «гипер» абонентлар өчен лимитсыз интернет. Операторлар лимитсыз интернет белән тарифлар булдыра башлады, әмма аларны бары тик берничә илдә генә кулай дип атарга була. Россия лимитсыз тарифлар буенча алга киткән илләр арасында лидер», — диде Content Review җитәкчесе һәм тикшеренү авторы Сергей Половников.

Мобиль интернет бәясенең гомуми рейтингында Россия дүртенче урында тора. Өстәвенә, аның күрсәткечләре узган ел белән чагыштырганда яхшырган: әгәр дөньяда уртача бәя 195,5 сум булса, Россиядә — 37,9 сум (2018 ел азагында - 269,3 һәм 55,5 сум).
 

Фото: Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев