Россиядә covid очракларының саны дүртенче атна рәттән кими бара
Бер атна дәвамында илдә коронавирустан 5 618 үлем очрагы теркәлгән.
Россиядә дүртенче атна рәттән коронавирусның яңа очраклары кими. Шул ук вакытта пандемия башланганнан бирле үлем очраклары буенча сигезенче максимум теркәлде.
ТАСС хәбәр иткәнчә, 9-15 августта 159 073 кеше авырган, ә бер атна элек 159 073 очрак булган (күрсәткеч 3,8 процентка төшкән). Мәскәүдә 14 959 (апрельдән бирле минимум) кеше авырган.
Бер атна дәвамында илдә коронавирустан 5 618 үлем очрагы теркәлгән (бер атна элек — 5 529 очрак). Бу атна эчендә үлем очраклары буенча сигезенче максимум. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/15-08-2021/rossiyad-covid-ochraklaryny-sany-d-rtenche-atna-r-tt-n-kimi-bara-5833823
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев