Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә пандемия чорында беренче тапкыр ковидның 140 меңнән артык очрагы теркәлгән

Федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, бер тәүлек эчендә мондый үсеш пандемия чорында беренче тапкыр күзәтелә.

Соңгы тәүлек эчендә Россиядә коронавирус белән авыруның 141 883 яңа очрагы теркәлгән.

Федераль оператив штаб мәгълүматларыннан күренгәнчә, мондый үсеш пандемия вакытында беренче тапкыр күзәтелә. Иң күп авыручылар Мәскәүдә (23 784), Санкт-Петербургта (19 234) һәм Мәскәү өлкәсендә (10 188). Соңгы өч тәүлек эчендә авыручыларның саны көнгә 120 меңнән артык кешегә җиткән.

29 гыйнварда коронавирус белән авыручылар саны беренче тапкыр 100 мең кешедән артты. Ул вакытта Россиядә бер көн эчендә чирне 110 мең кеше йоктырган.

Ботсванда беренче тапкыр табылган һәм соңрак грек хәрефе буенча «омикрон» дип аталган В.1.1.529 штаммы бөтен дөнья буенча медикларда аеруча борчу тудыра. 26 гыйнварга ук ул, «дельта» штаммын узып, Россиядә коронавирусның өстенлекле вариантына әйләнде.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин россиялеләрне «омикрон»ның җиңелчә генә узуына өметләнмәскә, ковидка каршы прививка ясарга өндәде.

Россия Президенты Владимир Путин бездә ясалган вакцинаның коронавирусның яңа вариантына каршы нәтиҗәле булуын берничә тапкыр билгеләп үткән иде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев