Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә самолетка утырту кагыйдәләре үзгәрде

Россия аэропортлары 2019 елның 24 февраленнән самолетка электрон утырту талоннары буенча утырта ала.

Россия аэропортлары 2019 елның 24 февраленнән самолетка электрон утырту талоннары буенча утырта ала. Россия Транспорт министрлыгының шул хактагы боерыгы үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Хәзер пассажирга самолетка мөстәкыйль онлайн-теркәлү вакытында электрон утырту талоны биреләчәк, аның буенча аэропортның стериль зонасына узарга мөмкин булачак.

Авиакомпанияләр пассажирларга мондый талоннан файдалану мөмкинлеге турында хәбәр итәргә яки күрсәтелгән мәгълүматны, шул исәптән үзенең сайтында да урнаштырырга тиеш. Шул ук вакытта аэропортларда мөстәкыйль мөһирләре куллану яки кәгазьдә талон алу мөмкинлеге кала.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев