Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика югары уку йортларында көндезге уку формасындагы белем алучы һәм дәүләт ярдәменең өстәмә чарасы буларак стипендия алачак студентлар исемлеген раслады. Карар хокукый мәгълүмат порталында чыкты.
Фото: © "Татар-информ"
«Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимнәрен карап чыгып, <...> 2023 елның 1 сентябреннән уку чорына Татарстан Рәисе стипендиясен билгеләргә», – диелә документта.
Республика территориясендә даими яшәүче һәм башка төбәкләрдән килгән студентларның ике исемлеге бирелгән.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-yugary-uku-iorty-studentlary-ocen-tatarstan-raise-stipendiyasen-bilgelade-5878110
Нет комментариев