Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Россия Саклану Министрына кайгынамә телеграммасы юллады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТУ-154 очкычының һәлакәткә очравына бәйле рәвештә Россия Саклану министры Сергей Шойгуга кайгысын уртаклашып, телеграмма юллады, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте.

"Кара диңгез өстендә Россия очкычының котычкыч һәлакәткә очравы безнең йөрәкләрдә тирән яра һәм тетрәнү калдырды. Бик күп яхшы гаиләләргә, шул исәптән Татарстан гаиләләренә дә, чын кайгы килде. Яшь һәм талантлы кешеләрнең, артистларның, журналистларның һәм хәрбиләрнең гомере яңа омтылыш вакытында өзелде, аларның гомере озын һәм матур була алыр иде.

Саклану Министрлыгында эшләүчеләргә, һәлак булучыларның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен тапшыруыгызны үтенәм.

Кайгырабыз һәм беркайчан да онытмабыз!", - диелә кайгынамә телеграммасында.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев