Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты

Президент мондый очрашуларның һәркайсы үзендә горурлык хисләре уятуын искәртте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов АКШка эш сәфәре барышында якшәмбе кичендә Нью-Йорктагы Америка татарлары ассоциациясе активы белән очрашты. Президент Америка Кушма Штатларында җирле вакыт белән ике көн (2-3 февраль) булачак. Мәскәү белән Нью-Йорк арасында вакыт аермасы сигез сәгать тәшкил итә, дип белдерә республика Президентының матбугат хезмәте.

Очрашуның модераторы сыйфатында Ассоциация рәисе урынбасары Илдар Агиш чыгыш ясады. Рөстәм Миңнеханов АКШка әлеге сәфәрнең Көнбатыш илләре белән элемтәләрне ныгыту һәм үстерүдә чираттагы алым булачагын искәртте. Шунысын да искәртик: Татарстанда Америка инвестицияләре катнашында 50дән артык компания үз эшчәнлеген алып бара.

Республика Президенты Россиянең төрле төбәкләре һәм чит илләрдә еш булуы, анда яшәүче ватандашларыбыз белән аралашуы хакында сөйләде. Мондый очрашуларның һәркайсы миндә горурлык хисләре уята, диде ул. Миңнеханов татарларның дөньяда башка халыклар белән дус-тату гомер итүе, конструктив мөнәсәбәтләрне җайга сала белүе, үз халкының телен һәм гореф-гадәтләрен кадерләп саклавына куануын белдерде.

Очрашуда катнашучылар Татарстан һәм АКШ арасында алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән элемтәләрне ныгыту хакында фикер алышты.

Рөстәм Миңнеханов очрашуны оештырган һәркемгә рәхмәт белдерде.

  • Америка Кушма Штатларында 3,5 меңгә якын ватандашыбыз гомер кичерә. Татарлар арасында төп мәдәни һәм дини эшчәнлекне Нью-Йорк шәһәрендәге оешма һәм Сан-Францисконың Америка төрек-татар ассоциациясе алып бара.

Фото: tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев