Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Саба кибетләрендә йомырканың бер дистәсе 170 сум булды

Татарстанда тавык йомыркасына бәяләр ике тапкырга артты

Татарстан Республикасында соңгы айда тавык йомыркасына бәя үсү темплары ике тапкыр арткан. Ноябрьдә алар узган елгы бәяләргә карата 50 процентка кыйммәтләнгән, ә октябрьдә — 24,96 процентка гына. Бу — Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларында чагыла.

2023 елның кышында һәм өлешчә язында еллык чагыштыруда Татарстанда йомырка, гомумән, арзанайган. Гыйнварда аның бәясе алдагы елга карата 7,52 процентка, февральдә — 1,5 процентка, мартта —2,05 процентка, ә апрельдә 6,22 процентка төшкән.

Әмма май аенда республикада йомырка кыйммәтләнә башлый (ул вакытта еллык күрсәткечтә нибары 1,21 процентка гына), һәм шуннан бирле бу тренд җиде ай дәвамында саклана.

Аерым алганда, июнь аенда тавык йомыркасы 3,6 процентка, июльдә — 9,35 процентка, августта — 10,6 процентка, сентябрьдә 19,1 процентка кыйбатлана. Шулай итеп, бу продуктка бәя арту туктамый.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, 5-11 декабрьдә ил буенча тавык йомыркасы 5 процентка кыйммәтләнгән. Татарстанда ул 8,75 процентка арткан. Шул ук вакытта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада йомырка җитештерү нормадан 13 процентка югарырак. Әмма аңа ихтыяҗ бик зур: 16 декабрь иртәсендә Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә ике сәгать эчендә 200 меңнән артык йомырка сатып алганнар.

Элегрәк «Туры элемтә» вакытында Россия Президенты Владимир Путин йомыркага югары бәяләр өчен гафу үтенде. Аның сүзләренчә, ул хөкүмәт эшендә төгәлсезлекләр аркасында үсә башлаган. Монополиягә каршы федераль хезмәт Кырымда һәм Киров өлкәсендә йомырка җитештерүчеләргә каршы эш кузгаткан. Моңа кадәр ун төбәктә, шул исәптән Татарстанда да, антикартель тикшерүләре узды.

 Саба кибетләрендә йомырканың бер дистәсе 170 сумга сатыла.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-tavyk-iomyrkasyna-bayalar-ike-tapkyr-artty-5880625

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев