Сабалылар, сөйгәнегезгә мәхәббәт аңлату өчен шәп мөмкинлек бар! Менә нинди...
8 июльдә булачак Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан быел Стенапризнаний.рф интернет-проекты эшли, дип хәбәр итә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге. 7 июльдән 12 июльгә кадәр интернет-ресурста урнаштырылган мәхәббәт аңлатулар Россия башкаласы үзәгендәге иң зур экранда күренәчәк. 150 кв.м.лы светодиодлы зур экран Тверская урамы, 7нче йорт адресы буенча Үзәк телеграфта...
8 июльдә булачак Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан быел Стенапризнаний.рф интернет-проекты эшли, дип хәбәр итә Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге.
7 июльдән 12 июльгә кадәр интернет-ресурста урнаштырылган мәхәббәт аңлатулар Россия башкаласы үзәгендәге иң зур экранда күренәчәк. 150 кв.м.лы светодиодлы зур экран Тверская урамы, 7нче йорт адресы буенча Үзәк телеграфта урнаштырылачак. Турыдан-туры интернет-трансляция Кремль фонында да барачак.
Инициатива авторы - Корсакова Ольга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев